ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
20 Октябрь 2019
19:00 - 21:00
5 көн калды
19 Октябрь 2019
13:00 - 14:00
4 көн калды
Түбән Камада хакимияттә җитәкче урынга хезмәткәрләр сайлауда "Кадрлар резервы" проекты тормышка ашырыла
Җәмгыять
  • 21 Май 2019 - 10:38
  • Караулар: 122
Түбән Кама Татарстанда муниципаль хезмәткәрләр әзерләүдә  «Кадрлар резервы» проектын гамәлгә ашыручы беренче шәһәр булды. Бу хакта бүген журналистларга район Советы аппарат җитәкчесе Артур Сафин белдерде.

Катнашучыларны җыю яз көне башланды, бүгенге көндә  гариза бирүчеләрдән утыз өченең нибары унтугызы гына чираттагы этапка килеп җитә алган. Финал сынауларында бу сан тагын ике тапкыр кимиячәк. Проект җиңүчеләре  Казанда өстәмә белем туплап, муниципалитетта җитәкче вазыйфаларга дәгъва итә алачак.



"Проектның асылы -  хезмәткәрләр туплауга  рәсми булмаган рәвештә якын килү, - дип аңлата Артур Сафин. - Катнашучының дипломы, хезмәт кенәгәсе,  эш тәҗрибәсен өйрәнүдән тыш, без  аның  шәхси мөмкинлекләрен, сыйфатларын да исәпкә алабыз".



Катнашучыларның мөмкинлекләрен ачыклауда Казанның  GMC Consulting  компаниясе белгечләре булышлык күрсәтә. Июнь башына  һәр катнашучы турында мәгълүматлар базасы әзер булачак. 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*