Рус Тат
ФОТО: Түбән Камада яңа мәчет төзеләчәк
Җәмгыять
  • 16 Май 2019 - 15:42
  • Караулар: 55
Безнең редакция карамагына Түбән Камада төзеләчәк яңа мәчет эскизлары килеп иреште. Проект шактый үзенчәлекле.



Идеяне эшләгәндә,  рәссамнар һәм архитекторлар Бохара, Иран, Әфганстан, Гыйракта  беренче меңьеллык ахырында төзелгән биналарга тукталганнар. Алар -  кирпеч яки таштан эшләнгән, lдиварлары табигый төстә булган монументаль биналар.


Моннан тыш, проект авторлары физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен шартлар булдыру,  минимализм һәм социаль хезмәттәшлек принципларын да исәпкә алган.

Яңа мәчет 34 һәм 35 нче микрорайоннар янәшәсендә  урнашачак. Параллелепипед рәвешендәге бинадан тыш, биредә кечкенәрәк мәйдан да булачак, биеклеге 30 метрга җиткән аерым манара  куелачак.



Мәчет  400 кешене сыйдыра алачак. Бинаның проекты әзер, ул Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тарафыннан хупланды.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*