Рус Тат
28 Июль 2019
16:00 - 18:00
7 көн калды
Иртәгә Түбән Кама «Эшкә - велосипедта» акциясенә кушыла
Җәмгыять
  • 16 Май 2019 - 15:44
  • Караулар: 53
Иртәгә, 17 май көнне, Россиядә ел саен үткәрелә торган «Эшкә - велосипедта» акциясе узачак. Чараның төп максаты - велосипедта йөрүнең файдалы икәнлеген һәм транспорт чарасына алмаш була алуын күрсәтү.

Акциягә түбәнкамалылар да кушылачак. Узган елларда әлеге акциядә Түбән Кама мэры Айдар Метшин да катнашты. 



Түбән Камада велосипедта йөрергә яратучылар саны арта бара, төзекләндерелгән автошәһәрчек тә бу юнәлештә төрле эшләр башкара.


Узган ел  акция  Россия Федерациясенең 35 субъектында узган. Акциягә 400 дән артык компания  -  1 миллионнан артык кеше кушылган.



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар