Рус Тат
Төмәннән килгән психолог Түбән Кама ата-аналары өчен бушлай лекция укыячак
Җәмгыять
  • 16 Май 2019 - 15:34
  • Караулар: 15
Бүген Түбән Камага  Төмәннән танылган психолог киләчәк. Светлана Конева ата-аналар өчен «Бүгенге тормышта балаларга әхлакый тәрбия бирү үзенчәлекләре» дигән лекция укый.

Светлана Конева - социология фәннәре кандидаты, педагог, психолог-консультант, Төмән өлкәсенең «Хатын-кызлар өчен консультацияләр психологлары ассоциациясе» директоры. Ул шулай ук төбәктә туучылар санын арттыру буенча проект җитәкчесе булып тора.

Очрашу 17: 30 сәгатьтә Кызыл Ключ  чиркәве карамагындагы  мәгърифәт үзәгенең актлар залында башлана. Керү ирекле.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар