Рус Тат
Түбән Камада 400 кеше сыйдырышлы яңа мәчет төзү мәсьәләсе каралды
Җәмгыять
  • 15 Май 2019 - 08:44
  • Караулар: 25
Татарстан мөфтие Түбән Камага эш сәфәре белән килде. Камил хәзрәт Сәмигуллинны шәһәрнең имам-мөхтәсибе һәм ТР мөфтиенең халыкара элемтәләр буенча киңәшчесе Салих хәзрәт Ибраһимов каршы алды. Ул районда дини вазгыять һәм Рамазан ае уңаеннан Түбән Камада үткәрелә торган чаралар турында сөйләде. 



Мөфти район башлыгы Айдар Метшин һәм  имамнар белән аралашты. Очрашуда  20 имам катнашты. Сөйләшү ифтарда табын артында да дәвам итте.




Очрашуда катнашучылар шулай ук Түбән Каманың 35 нче микрорайонында яңа мәчет төзү мәсьәләсе турында да  фикер алыштылар. Эскиз проекты белән Камил хәзрәтне Салих хәзрәт Ибраһимов һәм Айдар Метшин таныштырдылар. Мәчет  400 кешегә исәпләнгән. 





Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар