Рус Тат
Игътибар: Химиклар проспекты юлы ремонтка ябыла
Җәмгыять
  • 14 Май 2019 - 10:09
  • Караулар: 42
15 майдан Түбән Камада Химиклар проспектын ремонтлау эшенә керешәләр. Шуңа бәйле рәвештә бу урамда  транспорт  хәрәкәтенә чикләү кертелә. 

Химиклар проспектында юлны  ремонтлау эшләре "Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар" милли программасы кысаларында башкарыла. Быел юлның Вахитов боҗрасыннан Корабельная урамына кадәрге өлеше капиталь ремонтланачак.

Эшләр тәмамланганчы, Вахитов проспекты боҗрасыннан Төзүчеләр проспектына кадәрге юлның так ягы ябылачак. Машина йөртүчеләрнең Тынычлык, Төзүчеләр, Вахитов урамнары буенча маршрутларын алдан планлаштырулары сорала.

Автобусларга килгәндә, 4 нче һәм 10 нчы маршрутлар автовокзал ягына  Вахитов проспекты – Тынычлык проспекты – Төзүчеләр проспекты – Химиклар проспекты, аннан соң маршрут буенча йөри.

25 нче автобус хәрәкәте дә үзгәрәчәк. Вакытлыча хәрәкәт итү юлы: Төзүчеләр проспекты – Тынычлык проспекты һәм алга таба маршрут буенча. Кирегә:  2 нче хастаханә - Тынычлык проспекты - Төзүчеләр проспекты һәм алга таба маршрут буенча.



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар