Рус Тат
28 Июль 2019
16:00 - 18:00
13 көн калды
Түбән Кама үзәк китапханәсе фонды легендар журналист Галина Бортникова китабы белән тулыланды
Җәмгыять
  • 14 Май 2019 - 07:27
  • Караулар: 60
Тукай исемендәге китапханә фонды рус телендә нәшер ителгән "Түбән Кама һәм түбәнкамалылар"  китабы белән тулыланды. Ул  "Нижнекамская правда"  ("Ленинская правда") газетасы һәм шәһәрнең 50 еллыгына багышланган. 

Басма Бортниковларның төрле елларда дөнья күргән газета материалларыннан тора. Аларда шәһәр оешу, аның беренче төзүчеләре  турында сөйләнә. Китапны  шәһәрнең үзәк китапханәсендә Галина Бортникованың кызы Ксения бүләк иткән.

Түбән Каманың легендар журналисты Галина Бортникова быел яз вафат булды. Ул 30 елдан артык "Ленинская правда" (хәзерге "Нижнекамская правда") газетасында эшләде. 1999-2011 елларда басманың баш мөхәррире булып торды.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*