ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
16 көн калды
27 Сентябрь 2019
13:00 - 14:30
9 көн калды
21 Сентябрь 2019
11:30 - 14:00
3 көн калды
20 Сентябрь 2019
13:00 - 14:00
2 көн калды
20 Сентябрь 2019
07:00 - 17:00
2 көн калды
Түбән Каманың 10 баласы Төркиянең Мармарис шәһәренә бушлай сәфәр кылды
Җәмгыять
  • 13 Май 2019 - 12:16
  • Караулар: 86
Май бәйрәмнәрендә Түбән Каманың «Кванториум» балалар технопаркында тәрбияләнүчеләр, төрле олимпиадаларда һәм конкурсларда җиңүчеләр һәм призерлар үз укытучылары белән берлектә Төркиянең Мармарис шәһәрендә  булдылар. Сәфәр Мармарис мэры чакыруы бууенча оештырылды.



Анда Түбән Кама балалары җирле муниципалитетның эш структурасы белән таныштылар, мэр белән очрашуда булдылар һәм Мармарисның истәлекле урыннарына сәяхәт иттеләр.

Кышын исә түбәнкамалылар  Мармарис балаларын кабул итеп, аларга чын Яңа ел атмосферасы бүләк итәргә планлаштыра.  




"Бу -   балаларны төрле яктан белемле, аралашучан итүче  мөмкинлекләр", - дип билгеләп үтте бүген район җитәкчеләренең дүшәмбе киңәшмәсендә Айдар Метшин. Төркиядә бушлай ял итү, әлбәттә, түбәнкамалылар өчен яхшы бүләк булды.



Май ахырында Мармарис мэриясе вәкилләренең Түбән Камага яңа сәфәре көтелә.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*