Рус Тат
Түбән Камада Җиңү парады тәмамланды, аны карарга 27 мең кеше җыелды
Җәмгыять
  • 09 Май 2019 - 10:54
  • Караулар: 33
Түбән Каманың Спорт урамы буйлап 31 отряд узды: биредә 9 Май хөрмәтенә парад тәмамланды.

Җиңү монументы янына  шәһәр халкы, муниципалитет җитәкчелеге, башка шәһәрләрдән кунаклар һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары җыелды.

Бүген Түбән Камада тантаналы митингта 27 мең кеше катнашты. Алар Түбән Камага яу кырыннан кире әйләнеп кайтмаган 4 885 кешене искә алдылар. Ә сугыш чорында  армия сафларында Түбән Каманың 7 833 сакчысы сугыша:  алар Украина, Россия, Балтыйк буе, Европа шәһәрләрендә һәм авылларында дошман белән көрәш алып бара.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*