Рус Тат
Түбән Кама Тукайны зурлады
Җәмгыять
  • 29 Апрель 2019 - 10:47
  • Караулар: 34
Тукай иҗатын чиксез яратып һәм хөрмәт итеп, аннан илһам алып, рухи-мәдәни үсешендә шагыйрь шәхесен һәрчак үрнәк итеп күргән түбәнкамалылар 26 апрель – бөек әдибебезнең туган көнен аерым бер дулкынлану, аерым бер ашкыну белән көтеп алалар. Быел Түбән Камада Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган шигърият бәйрәме тагын да колачлырак, өстәмә төсмер алып, “Минем шәһәрем урамнары” муниципаль проекты кысаларында узды. 

“Бу әдәби чара белән без бүген “Минем шәһәрем урамнары " дигән зур бәйрәмебезне ачабыз, - дип билгеләп үтте үзенең котлау сүзендә Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина. – Без шәһәр күләмендә шундый проект башлап җибәрергә булдык һәм һәр урам үзенең бәйрәмен үткәрәчәк. Без, түбәнкамалылар, туган шәһәребезнең, аның һәр урамының тарихын белергә тиеш. Нәкъ менә әлеге проект бүген Тукай урамыннан старт ала!” 



Тукай һәйкәле янындагы төп тантананы Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры артистлары ачып җибәрде. Алар тамашачыга шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлына багышланган «Кара урман аша» сәхнәләштерелгән тамашасын тәкъдим иттеләр. 

 Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиев үз чыгышында Тукайдан башка безнең мәдәниятнең үткәнен дә, хәзергесен дә күз алдына китереп булмавын әйтеп узды, милләт улы булган шагыйрьнең исеме һәм иҗаты күңелләрдә мәңге яшәячәгенә ышанычын белдерде. Шулай ук ул Түбән Кама милли-мәдәни тормышында аерым урын тотучы, Тукай дәвамчылары дип аталырга тулы хокуклары булган “Нардуган” җыр һәм бию ансамбле коллективына аерым хөрмәтен җиткереп, рәхмәт хаты тапшырды. 



Бәйрәм кысаларында “Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, -шушы булыр иң зур бүләгең!” сəнгатьле уку конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы да узды. Быел район күләмендә 27 нче мәртәбә үткәрелүче бу бəйгедə балалар бакчасына йөрүче нəнилəрдəн башлап чал чəчле өлкəннəргə кадәр барлыгы 230 нәфис сүз остасы катнашкан. Шулардан 73 катнашучы конкурс финалистлары һәм призерлар исеменә лаек булган. Җиңүчеләргә килгәндә, төрле яшь аралыгында Ләйсән Талипова, Айзилә Нургалиева, Әлфинә Шиһапова, Алия Хәбирова, Гөлназ Шалафаевалар беренче урынга лаек дип табылган. Айзилә Нургалиева исә үз җиңүен Казан шәһәрендә узган 9 нчы халыкара шигырь укучылар конкурсында да раслаган: бәйгенең финалына чыккан. 



Түбәнкамалыларны бәйрәм белән район башлыгы киңәшчесе Фирдәвис Ханов та тәбрикләде. Ул Түбән Камада шигърият бәйрәме үткәрә башлау хатирәләре белән уртаклашты, яшь буынны үз халкының, илнең, шәһәрнең тарихын белергә һәм өйрәнергә, милли гореф-гадәтләрне сакларга чакырды. 

Башкорт милли-мәдәни оешмасы җитәкчесе Гали Хәсәнов курайда халык көйләрен башкарып, тамашачыга искиткеч матур бүләк ясады. 

Шагыйрьнең туган көне, әлбәттә, шигырьләр сөйләү, җыр-моң белән үрелеп барды. Иҗади эшчәнлекләре, шәһәрнең иҗтимагый һәм мәдәни тормышында актив катнашулары һәм юбилейлары уңаеннан «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары Рәфыйк Әхмәдиев, Галимҗан Нәбиуллин, Васил Камалов Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты мәдәният идарәсенең Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. 

Һичшиксез, чараның матур бизәге булып «Нардуган», «Тулпар», «Илһам» һ. б. иҗат коллективлары чыгышы торды. 



Шигърият бәйрәме белән башланган чара Тукай урамының барлык урыннарын колачлады, “Минем шәһәрем урамнары" проекты кысаларында биредә яшәүчеләр үзләре һәм әлеге урамда урнашкан мәдәни-белем бирү оешмалары үз программаларын тәкъдим итте. 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Тукай урамы, исемен тулысынча аклап, бүгенге көндә шәһәрнең иң мәдәни үзәге булып кала бирә.Биредә балалар һәм яшьләр иҗаты сарае, китапханәләр, уку һәм ял паркы, "Веста", "Эйдос" кебек психологик-педагогик ярдәм үзәкләре, педагогия көллияте, 6 нчы урта мәктәп, балалар сырхауханәсе, спорт мәктәбе, 17 нче балалар бакчасы, “Факел” яшүсмерләр клубы һәм башка күп кенә учреждениеләр урнашкан. Алар түбәнкамалылар һәм шәһәр кунаклары өчен төрле күңел ачу чаралары, белем бирү, медик-психологик киңәшләр почмагы, милли йолалар, бәйгеләр, күргәзмәләр, остаханәләр һәм башка кызыклы һәм файдалы чаралар оештырганнар. Бәйрәм кичкә кадәр дәвам итеп, анда катнашкан һәркем күңелендә якты хатирәләр калдырды.

Алмаз Фәттахов фотолары.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар