Рус Тат
Түбән Камада мөселман хатын-кызлар өчен өс киемнәре тәкъдим итү кичәсе үтте
Җәмгыять
  • 22 Апрель 2019 - 13:13
  • Караулар: 246

Түбән Каманың “Ихлас” рухи-әхлакый тернәкләндерү үзәгендә хатын-кызлар өчен язгы- җәйге киемнәр тәкъдим итүгә багышланган “Фарыздыр киемең, мөслимә!” дип аталган очрашу кичәсе үтте. Биредә Яр Чаллы шәһәренең “Хәбиби” мөселман киемнәре кибете үз коллекциясен тәкъдим итте.

“Түбән Кама хатын-кызлары” иҗтимагый оешмасы һәм шәһәр җәмигъ мәчете оештырган әлеге чарада йөзгә якын хатын-кыз катнашты.


Тәкъдим итү кичәсен мәчетнең хатын-кызлар бүлеге җитәкчесе Роза ханым Латыйпова ачып җибәрде. Ул үз чыгышында соңгы вакытларда мөслимәләрнең киенү рәвеше еш кына төрле бәхәсләр уятуга сәбәпче булуын һәм бу җәһәттән бүгенге кичәнең аерым әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте; шәригать таләпләре нигезендә киенүнең дини-әхлакый кануннардан тыш, сәламәтлеккә дә уңай тәэсир итүе, моның галимнәр тарафыннан да расланган булуын ассызыклады.


“Түбән Кама хатын-кызлары” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Эльвира Долотказина исеменнән сәламләү сүзен оешма әгъзасы, шәһәр Советының оештыру бүлеге башлыгы Ләйсән Бикмөхәммәтова җиткерде. “Нинди генә чорда яшәсәк тә, хатын-кызның тышкы кыяфәте, киеме, үз-үзен тотышы, гамәлләре бик мөһим. Хатын-кызның рухи дөньясы, тәрбиясе, белеме аның киемендә чагылыш таба. Бүгенге киңәшләр барыбыз өчен дә файдалы булыр, алга таба да үзебезне тормышта ышанычлы тотарга, балаларыбызга, яшь буынга, ничек киенергә кирәклеге турындагы әманәтне тапшыруда ярдәм итәр”, - дип билгеләп үтте ул.


Кичәдә катнашучылар татар милли костюмы, аның тарихы һәм милли киемдә мөселман традицияләре турында нигезле мәгълүматка да ия булдылар. Әлеге мәгълүматлар белән “Түбән Кама хатын-кызлары” иҗтимагый оешмасы әгъзасы, шәһәрнең Кол Гали исемендәге милли китапханәсе мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина таныштырды. Ул үз чыгышында мөселман хатын-кызлары киемендәге төрки-дини элементлар турында тарихи, милли үзенчәлекләр, медицина күзлегеннән чыгып, дәлилле бәян итте. Очрашу кичәсендә китапханәчеләр тарафыннан “Киемнәрдә – милләтебез йөзе” дип аталган китаплар һәм матбугат басмалары күргәзмәсе дә эшләде.


Шәһәр җәмигъ мәчете хатын-кызлар бүлеге залда утыручыларның белемнәрен ныгыту һәм камилләштерү максатыннан, викторина да әзерләгән иде, аны укыту эшләре урынбасары Алсу ханым Гәрәева алып барды, сорауларга дөрес җавап бирүчеләргә бүләкләр тапшырылды.


Кичәнең төп өлешен “Хәбиби” кибете хуҗабикәләре Ләйсән Галиәхмәтова һәм Гүзәл Хәйретдиновалар ачты. Ләйсән ханым кибеттә тәкъдим ителүче киемнәр, аларның тегелеше, тукымаларның сыйфаты турында сөйләде.

Кием осталарының эшләрен Гөлназ Ситдыйкова җитәкчелегендәге Түбән Кама “Шармэль” модель студиясе кызлары тәкъдим итте. Төрле фасондагы, көндәлек тормышта да, дини чараларда да кию мөмкинлеге булган универсаль күлмәк үрнәкләре, яулыклар, никах, намаз уку, су коену өчен тәкъдим ителгән барлык киемнәрне залда утыручы хатын-кызлар кызыксынып, игътибар белән карады, сокланып кабул итте. Кыз балалар өчен дә аерым күлмәк үрнәкләре күрсәтелде.


Кичәнең иң күңелле мизгелләреннән берсе – “Модалы хөкем карары” бәйгесендә катнашырга ризалык биргән Эльвира ханымның яңа образда сәхнәгә күтәрелүе булды. “Әкияткә эләккән кебек булдым. Шатлыгымны аңлатырга сүзләр җитми!”- дип хисләре белән уртаклашты ул. 

Эльвира ханым Сәгыйтова шәһәрнең 14 нче бакчасында мөдир булып эшли, эшендә һәм көндәлек тормышында милли-мәдәни чараларга нык игътибар бирә. Стилистлар тарафыннан аның өчен сайланган күлмәкнең бик уңайлы һәм  килешле булуы,  Елена Казакованың “Җәй” иҗат студиясе визажистларының да аны зәвык белән бизәндерүе  әйтеп  үтелде. “Хәбиби” кибете җитәкчелегенең исә әлеге киемнәрне Эльвира ханымга бүләк итүе бәйрәм кичәсенә аерым бер ямь өстәде.


Кичә ахырында әлеге очрашуны оештыруда үзеннән өлеш кертүчеләр аерым билгеләп үтелде, аларның һәркайсына Түбән Кама шәһәре җәмигъ мәчете имам- хатыйбы Салих хәзрәт Ибраһимовның рәхмәт хатлары тапшырылды.

“Киемнәр тәкъдим итү чарасын без бик яратып һәм сезгә зур хөрмәт белән, сезнең өчен әзерләдек. Берсеннән -берсе зәвыклы киемнәр сезгә ошагандыр һәм бу чара әле соңгысы булмас, дигән өметтә калабыз”, - диде йомгаклау сүзендә алып баручы Гөлнара ханым Хөсәенова.


Кичә хатын-кызларның үзләренә килешле күлмәкләр, яулыклар сайлавы, бу өлкәдә белгечләр киңәше, үзара аралашу-фикер алышу белән дәвам итте.

 Жанна Староверова фотолары.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*