Рус Тат
28 Июль 2019
16:00 - 18:00
7 көн калды
Түбән Камада эш урыннарында хезмәт куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча һөнәри бәйге оештырылды
Җәмгыять
  • 19 Апрель 2019 - 15:52
  • Караулар: 70
Түбән Каманың предприятие- оешма белгечләре хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча район күләмендә үткәрелүче  һөнәри конкурста катнаштылар. Әлеге бәйге Түбән Камада җиденче ел рәттән үткәрелә.

Быел  конкурста катнашырга 170 кеше теләк белдергән. Шулай да беренче тур нәтиҗәләре буенча, финалга бары тик  ун кеше генә чыккан.  Алар янгын куркынычсызлыгы, зыян күрүчегә беренче медицина ярдәме күрсәтү һәм шәхси саклану чаралары куллану буенча үз белемнәрен күрсәткән.

Нәтиҗәләр:

I урын -  Лилия Новичкова (2 нче  гимназиянең  директор урынбасары) һәм Ирина Пермякова ("ТАИФ-НК" предприятиесенең хезмәтне саклау белгече);

II урын - Татьяна Коновнина (73 нче балалар бакчасы тәрбиячесе) һәм Светлана Фриккель ("Татлесстрой"  компаниясенең хезмәт саклау белгече);

III урын - Зоя Сверлышкова (китапханә мөдире) һәм Ирина Агаева (Түбән Кама җылылык-электр үзәгендә  хезмәтне саклау буенча өлкән инспектор).
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар