ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
33 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
27 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
25 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
24 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
18 көн калды
20 Ноябрь 2019
18:30 - 20:30
6 көн калды
Түбән Камада җиңел машина шартлау очрагы турында беренче рәсми мәгълүматлар билгеле булды
Җәмгыять
  • 19 Апрель 2019 - 14:14
  • Караулар: 146
Бүген көндез Тын аллея урамының 14 нче йорты янындагы шартлау турында  беренче рәсми мәгълүматлар билгеле булды: сәгать ярым элек биредә «Лада Ларгус» машинасы шартлады.

Шартлау моменты видеокүзәтү камераларына эләккән. Автомобиль тулысынча янып беткән, аның янәшәсендәге ике машинага зыян килгән. Шартлау булган урында хәзер Тикшерү комитеты хезмәткәрләре эшли. Беренче  версия  -   кислород баллоннарын ташуда  куркынычсызлык кагыйдәләрен  үтәмәү. "Машинаны кабызуга, салондагы  ике кислород баллоны шартлаган", - дип аңлатма бирә  ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.


Зыян күрүче  - 1953 елгы ир-ат,  ул машинага утыруга, шартлау яңгырый.

Түбән Кама район үзәк хастаханәсе  кабул итү бүлмәсенә китерелгән пациентның торышы  "уртача авырлык дәрәҗәсендә "  буларак бәяләнә. Табиблар зыян күрүченең күкрәк читлеге  җәрәхәтләнүе турында белдерде, кабыргалары сыну ихтималы да бар. Пациент шок хәлендә. Әлегә зыян күрүчегә беренче  медицина ярдәм күрсәтелә, аның кайсы бүлеккә -  стационарга яисә  реанимация бүлегенә салыначагы соңрак билгеле булачак.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*