Рус Тат
Түбәнкамалылар хезмәтне саклау буенча оештырылган бәйгедә алдынгы урыннар яулаганнар
Җәмгыять
  • 16 Апрель 2019 - 11:28
  • Караулар: 57
Төбәкара хезмәтне саклау ассоциациясе ТР Төзелеш министрлыгы белән берлектә унберенче тапкыр «Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч» республика конкурсы уздырды.

Беренче, теоретик этап нәтиҗәләре буенча, икенче этапка 160 катнашучының нибары  20 се генә  уза алган.  Икенче этапта конкурсантлар  предприятиеләрдә төрле эшләр башкарганда файдалану өчен шәхси саклану чаралары сайлаганнар. Өченче этапка үтүчеләр исә эш урынында фаҗигагә юлыккан кешегә беренче ярдәм күрсәтү буенча белемнәрен күрсәткән.

Нәтиҗәдә, «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ хезмәткәре  Лилия Димиева  хезмәтне саклау буенча иң яхшы 20 белгеч арасына кергән. 

 Төп конкурстан тыш,  интернет-конкурс та  үткән,  «Хезмәтне саклау буенча татар телендә иң яхшы инструкцияләр, плакатлар» номинациясендә Түбән Каманың 50 нче балалар бакчасы  - беренче,   балалар сәнгать мәктәбе һәм эре панельле йортлар төзелеше заводы икенче урынга лаек булган.

Моннан тыш, торак-коммуналь өлкәдә эшләүчеләрнең  тармак конкурсында "ПЖКХ- 17" җирле идарәче компаниясе хезмәткәрләре икенче урын яулаган.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*