Рус Тат
Түбән Каманың Красный Ключ дамбасын төзекләндерү өч этапта алып барылачак
Җәмгыять
  • 15 Апрель 2019 - 10:42
  • Караулар: 69
Айдар Метшин Түбән Камада елга яры дамбасын төзекләндерү 2020 елда  башланачагын һәм аның өч ел дәвам итәчәген җиткерде.

Бүген хакимият йортында узган чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә Айдар Метшин үзенең РФ табигый ресурслар министры урынбасары Сергей Ястребов һәм ТР экология министры Александр Шадриков белән очрашуын һәм әлеге мәсьәлә хакында фикер алышуын җиткерде.  Айдар Метшин әйтеп узганча, алар авария хәлендәге дамбаның бер участогында булып, хәлне урында тикшергәннәр.

"Исегезгә төшереп үтәм, без ТР Экология министрлыгы белән берлектә дамбаны реконструкцияләүне  федераль проектларга һәм программаларга кертү юлы аша  федераль акчалар җәлеп итү мәсьәләсе белән  шөгыльләнәбез, - диде шәһәр башлыгы. - 2020 елдан әлеге мөһим стратегик объектны реконструкцияләү эшләрен этаплап башлап җибәрербез һәм 3 ел эчендә барлык эшләрне дә тәмамларбыз дип өметләнәбез".



Дамбаны кичекмәстән  төзекләндерү кирәклеге турында сөйләшү инде берничә ел дәвам итә. Иң куркыныч чор - язгы ташу, гидротехник корылма җимерелергә мөмкин. Дамба киткән очракта, 1279 кеше яшәүче 3 торак пункт, 40 мең бакча участогы, 3 балалар лагере, шулай ук инженерлык  һәм нефть тармагы объектлары зыян күрәчәк. Су басу мәйданы  -   22 кв. км,  зыянның гомуми күләме  18 млрд сумнан артып китәчәк.

Дамбаны реконструкцияләүгә 900 млн сумга якын акча кирәк.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*