Рус Тат
Ике атнадан Түбән Камада бакча-дачаларга автобуслар йөри башлаячак
Җәмгыять
  • 15 Апрель 2019 - 10:25
  • Караулар: 56
Түбән Камада дача-бакчаларга илтүче  беренче маршрутлар, һава торышы уңай булган очракта,  27 апрельдән ачылачак. Бу хакта бүген район җитәкчеләренең чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә билгеле булды.

"Сезон өчен унбиш махсус автобус маршруты оештырылды, - диде шәһәр башлыгы Айдар Метшин. - Хәрәкәт схемасы  - элеккечә, без узган елгы барлык маршрутларны калдырдык".

Пенсионерлар һәм ташламалы категориягә ия  гражданнар транспортта йөрү өчен бердәм электрон йөрү билетыннан файдалана алалар.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*