ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
31 Октябрь 2019
18:30 - 20:30
12 көн калды
20 Октябрь 2019
19:00 - 21:00
Түбән Кама рәсми сайты җирле үзидарә темасын яктыртуда республикада иң яхшылардан танылды
Җәмгыять
  • 13 Апрель 2019 - 09:54
  • Караулар: 104
ТР Дәүләт Советының кече залында «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» һәм «ТР массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын яктырту» конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Түбәнкамалылар ике конкурста да  бүләккә лаек булдылар.

Әйтик, Афанас авыл җирлеге башлыгы Николай Бурмистров «Авыл / шәһәр җирлегенең иң яхшы җитәкчесе» номинациясендә җиңүче буларак танылды.  Ә Түбән Кама рәсми сайты республиканың муниципаль порталлары арасында иң яхшысы буларак билгеләп үтелде.

Әлеге конкурслар 2006 елдан бирле үткәрелә һәм җирле үзидарә органнарының абруен ныгытуга зур өлеш кертә, дип билгеләп үтте бүләкләү тантанасында «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин. .
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*