Рус Тат
Язгы чорда муниципаль автомобиль юлларында авыр йөк машиналары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә
Җәмгыять
  • 11 Апрель 2019 - 09:57
  • Караулар: 38
Түбән Кама Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Баландин республикада юлларда хәрәкәтне вакытлыча чикләү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде. Тема буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре, юлларны карап тоту өчен җаваплы муниципаль предприятиеләр җитәкчеләре, шулай ук транспорт оешмалары вәкилләре фикер алышты.

Махсус режим республикада 15 апрельдән 14 майга кадәр дәвам итә. Бу вакытка Түбән Кама шәһәренең җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында йөк төягән яки йөксез транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә.

Мондый машиналарга территория буйлап  бары тик махсус рөхсәт нигезендә генә хәрәкәт итү мөмкин булачак. Рөхсәт кәгазен Актүбә урамының  21 нче йорты адресы буенча килеп,  алырга мөмкин. Телефон:  42-56-68.  "Түбән Кама шәһәре территориясендә җирле әһәмияттәге автомобиль юлларында йөргәндә китергән зыянны каплау өчен түләнгән акчалар шәһәр бюджетына күчерелә", - дип аңлатты Денис Баландин.

Рөхсәт кәгазендә транспорт чарасы маркасы, дәүләт номеры, хәрәкәт маршруты, муниципаль юллар буйлап ничә тапкыр йөрү рөхсәт ителүе күрсәтелә. Сәфәрләрнең саны стационар постларда контрольдә тотыла, шуңа күрә гариза биргәндә муниципаль юлларга чыгу очракларының төгәл санын күрсәтергә кирәк.

Шәһәр читенә керү һәм чыгу юлында тыелган һәм кисәтүче юл билгеләре урнаштырылган,  хәрәкәт маршрутын сайлаганда, аларга карап,  ориентлашырга мөмкин булачак.

Стационар постлар ике участокта урнаштырылачак: БСИ боҗрасында Индустриальная урамы белән кисешкән урында һәм Афанас боҗрасыннан соң,  светофор каршындагы "Афоня" кафесы мәйданчыгында.

Димәк, 2019 елның 15 апреленнән 14 маена кадәр Түбән Кама шәһәренең җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юллары буйлап транспорт чарасы күчәренә 6 тоннадан артык туры килә торган масса белән йөк төягән яки йөксез транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. 


Транспорт чаралары хәрәкәтен чикләми торган очраклар:

- автобусларда пассажирлар ташу, шул исәптән халыкара;
- азык-төлек продуктларын, хайваннарны, дару препаратларын, орлык фондын, ашламалар, почта һәм почта йөкләрен ташу (әлеге абзацта күрсәтелмәгән йөкләр белән бергәләп ташудан тыш);
- йөк күтәрүчәнлеге 16 тоннага кадәр булган ягулык ташучы транспорт чаралары (бензин, дизель ягулыгы, судно ягулыгы, реактив двигательләр өчен ягулык, ягулык мазут, газлы ягулык);
- табигый бәла-казалар яисә башка гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү өчен кирәкле йөк ташу;
- төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары өчен Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе идарәсе һәм җирле әһәмияттәге автомобиль - - - - - юллары өчен җирле үзидарә органнары белән килештереп, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан расланган исемлек нигезендә, аварияторгызу һәм ремонт эшләрен -  -  - -  башкарганда кулланыла торган юл-төзелеш һәм юл-эксплуатация техникасын һәм материалларны ташу;
- федераль закон нигезендә хәрби хезмәт каралган федераль башкарма хакимият органнарының транспорт чаралары;
 - каты коммуналь көнкүреш калдыкларын җыю һәм ташу өчен кулланыла торган махсус транспорт чаралары (чүп ташу машиналары). 3. «Түбән Кама шәһәренең төзелеш, торак-коммуналь





– «халыкара автомобиль ташуларны гамәлгә ашыруны дәүләт контроле турында һәм аларны үтәү тәртибен бозган өчен җаваплылык турында " 1998 елның 24 июлендәге 127-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәсе нигезендә гамәлгә ашырыла торган халыкара йөк ташу»;





- автобусларда, шул исәптән халыкара автобусларда пассажирлар ташу;





- азык-төлек продуктларын, хайваннарны, дару препаратларын, орлык фондын, ашламалар, почта һәм почта йөкләрен ташу (әлеге абзацта күрсәтелмәгән йөкләрне бергәләп йөртүдән тыш));





- ягулык ташучы транспорт чаралары (бензин, дизель ягулыгы, судно ягулыгы, реактив двигательләр өчен ягулык, ягулык мазут, газообразлы ягулык));





- табигый бәла-казалар яисә башка гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү өчен кирәкле йөк ташу;





-Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан региональ әһәмияттәге автомобиль юллары өчен Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе һәм җирле үзидарә органнары белән килештереп, авария-торгызу һәм ремонт эшләрен башкарганда кулланыла торган юл-эксплуатация техникасын һәм материалларны транспортировкалау;





- федераль закон нигезендә хәрби хезмәт каралган федераль башкарма хакимият органнарының транспорт чаралары.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*