Рус Тат
Түбән Камада шәһәр һәм мәктәп китапханәчеләре берләшәчәк
Җәмгыять
  • 10 Апрель 2019 - 11:35
  • Караулар: 40
 Үзара хезмәттәшлекне көчәйтү бурычы беренче уртак семинарда куелды. Семинарда чыгарылган карар нигезендә, китапханәчеләрнең үзара хезмәттәшлеген ныгыту һәм күмәк эшчәнлекне оештырып җибәрү белән махсус эш төркеме шөгыльләнәчәк.

Семинарның төп темасы булып,  балаларны һәм яшүсмерләрне китап укуга җәлеп итү ысулларын өйрәнү мәсьәләсе торды. Бүгенге көндә китап укуга омтылыш булдыруда  Түбән Камада төрле эш алымнары кулланыла: укылган әсәрләр буенча викториналар, китап күргәзмәләре, язучының тормыш һәм иҗади эшчәнлеген тәкъдим итү һ.б. чаралар оештырыла.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*