Рус Тат
Айдар Метшин хакимият структурасында кадрлар үзгәреше турында игълан итте
Җәмгыять
  • 08 Апрель 2019 - 10:32
  • Караулар: 99
Җитәкчеләрнең бүгенге дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы Айдар Метшин Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетында структур һәм кадрлар үзгәреше турында җиткерде.

"Барлык җаваплы яклар белән күп тапкыр фикер алышулар нәтиҗәсендә, гамәлдәге штат саны кысаларында,  без мәгариф һәм яшьләр сәясәте тармагын аерым блокка чыгардык, бу өлкәне Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Мәгариф идарәсе башлыгы вазыйфасында Айдар Рафис улы Фәретдинов алып барачак.

Шулай ук штат саны кысаларында без район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфасын керттек, ул мәдәният, спорт һәм физик культура, сәламәтлек саклау, социаль яклау идарәләре эшчәнлеге өчен җавап бирәчәк. Бу тармак белән элек торак сәясәте бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкарган Илнар Наил улы Бәдретдинов җитәкчелек итәчәк", - дип аңлатты Түбән Кама мэры.

Айдар Метшин әйтеп узганча, ике җитәкченең дә  муниципаль эштә тәҗрибәләре зур, алар һөнәри яктан әзерлекле, иң мөһиме -  актив эшчәнлеккә омтылышлары бар. 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*