Рус Тат
Түбән Камада язгы җыештыру эшләре башланды
Җәмгыять
  • 01 Апрель 2019 - 16:17
  • Караулар: 78
Түбән Камада шәһәр урамнарын җыештыру эшенә керештеләр. Бүген йорт идарәләренең 200гә якын хезмәткәре берничә сәгать дәвамында Тынычлык проспектында эшләде:  чүп-чар җыештырылды,  кар өемнәре таратылды.

Киләсе  өмә 10, 11 апрель көннәренә планлаштырылган. Өмәгә  бөтен шәһәр чыгачак: сигез дистәгә якын  предприятие хезмәткәрләре магистраль юлларны чүп-чардан чистартачак. 17,18 апрель көннәрендә тагын бер шундый акция узачак. Апрель ахырына Түбән Камада бордюрлар, агачлар һәм баганалар агартылачак.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*