Рус Тат
Түбән Кама янгын сүндерү хезмәткәрләренең балалары илкүләм бәйгедә уңышлы чыгыш ясадылар
Җәмгыять
  • 26 Март 2019 - 15:37
  • Караулар: 50
Казанда "Хрустальные звездочки" ("Бәллүр йолдызчыклар") бөтенроссия фестиваль-конкурсының төбәк этабы узды. Жюри хөкеменә барлыгы илледән артык чыгыш тәкъдим ителде.

Бәйгедә Түбән Кама данын  янгынга каршы федераль хезмәт отряды хезмәткәрләре балалары яклады. Отряд җитәкчесе урынбасары Ленар Гыйльмановның кызы Сафина һәм янгын буенча  элемтәнең үзәк пункты диспетчеры Кристина Әминованың кызы Анжелика бәйгедә үзләренең сәләтләрен күрсәтте.



Сафина хореография юнәлешендә чыгыш ясап,  катнашучы дипломын алды. Анжелика исә  фортепианода Нәҗип Җиһановның "Әкият"  әсәрен башкарды һәм икенче дәрәҗә дипломга лаек булды. Ул фестиваль-конкурсның төбәкара этабында катнашачак.



Конкурсны Татарстан Республикасы буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе оештырды. Әлеге  проект хокук саклау һәм башка дәүләт структуралары хезмәткәрләре гаиләләрендәге сәләтле балаларны ачыклауга һәм аларга иҗади үсештә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*