Рус Тат
Түбәнкамалы Владимир Ангариков инвалидлар арасында өстәл теннисы буенча республика ярышларында беренче урын яулады
Җәмгыять
  • 26 Март 2019 - 15:18
  • Караулар: 34
Казан шәһәрендә күрү буенча инвалидлар арасында  өстәл теннисы буенча  Татарстан чемпионаты узды. Анда Түбән Кама медицина көллиятенең массажга өйрәтү бүлеге укытучысы Владимир Ангариков  җиңү яулады. Чемпионатта барлыгы 12 хатын-кыз һәм 20дән артык ир-ат катнашты.

Беренче уенда  Владимир 11: 2/11: 2 исәбе белән отты. Ярымфиналда һәр очрашуда 12:10, 8:11 исәбе белән җиңү яулады. Өченче турда Владимир Казаннан Дмитрий Володин белән уйнады һәм аны 11:3 исәбе белән отты.



 9  -14 апрель көннәрендә Владимир Ангариков   Россия чемпионатында Татарстан данын яклаячак. Чемпионатта  Владимирның хатыны Румия дә катнаша: ул республика ярышларында икенче урынга лаек булды.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*