Рус Тат
Хезмәт хакы вакытында түләнмәгән очракта, түбәнкамалылар махсус комиссиягә мөрәҗәгать итә ала
Җәмгыять
  • 21 Март 2019 - 14:23
  • Караулар: 40
Түбән Камада тормыш дәрәҗәсен күтәрү комиссиясе  хезмәт базарындагы хәлне уңай якка үзгәртүдә төрле эшләр башкара. Әйтик, икътисадый прогноз, транспорт һәм элемтә бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, комиссия  шәһәр җирлегендә «Татсмесь» компаниясен рәсми рәвештә теркәү һәм биредә эшләүче биш кешегә хезмәт хакы буенча бурычларны түләтүгә ирешкән.

Билгеле булганча, Түбән Кама муниципаль районында халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча  ведомствоара комиссия эшли. Комиссиянең төп максатларыннан берсе – Түбән Кама предприятиеләрендә хезмәт хакын вакытында түләмәү очракларын ачыклау, “соры” хезмәт базарын легальләштерү, бюджеттан тыш фондларга җыелган иминият кертемнәре күләмен тикшерү.Комиссия эшчәнлегендә прокуратура, икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш, мәшгульлек, салым, пенсия фонды, социаль яклау хезмәтләре вәкилләре катнаша.

Комиссия утырышы һәр  җомгада  9.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча үтә: Түбән Кама шәһәре, Мәктәп бульвары, 2а,  КФҮ бинасы, 1нче кат, актлар залы.

Мөрәҗәгатьләр  42-41-39 телефоны яки legal.nk@tatar.ru электрон адресы аша кабул ителә. 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*