Рус Тат
Түбән Камада мәктәп укучылары машина йөртү осталыгында көч сынашты
Җәмгыять
  • 21 Март 2019 - 13:48
  • Караулар: 107
Түбән Камада 18 яшькә кадәрге кызлар һәм егетләр арасында машина йөртү осталыгына ярыш үткәрелде.

Өлкән сыйныф укучылары һәм көллиятләрдә белем алучы  беренче курс студентлары ярышның теория өлешендә  компьютерда тест уздылар, ә гамәли  өлештә «Европарковка», «Бокска арт белән керү», «90 градуска борылу», «Эстакада», «Змейка», «Стоп-линия»  кебек биремнәр башкардылар.

Әлбәттә, биремнәрне үтәү җиңелләрдән булмады, шулай да әлегә кулларында машина йөртү таныклыгы булмаган егетләр-кызлар өчен бу - зур тәҗрибә һәм үз-үзеңне сынап карау. 



Командалар арасында җиңүчеләр:

1нче урын – "Автолидер - А" автомәктәбе;

2нче урын – Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм  нефть эшкәртү көллияте;

3нче урын – агросәнәгать көллияте.



Катнашучылар арасында җиңүчеләр:

1нче  урын -  Раил Динмөхәммәтов, "Автолидер -А" автомәктәбе;

2нче урын – Кәрим Фәрхетдинов, " Автолидер - А" автомәктәбе;

3нче урын -  Евгений Аввакумов, Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм  нефть эшкәртү көллияте.




Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*