Рус Тат
Түбәнкамалыларны яңа технологияләрне тәкъдим итүгә багышланган конференциягә чакыралар
Җәмгыять
  • 21 Март 2019 - 11:03
  • Караулар: 64
1-2 апрель көннәрендә  Яр Чаллының  югары технологияләр өлкәсендәге технопаркы -   ИТ-парк  мәйданчыгында  Skolkovo Open Innovations Startup Tour масштаблы федераль проекты уздырыла. Катнашучылар төбәкнең эре индустриаль предприятиеләре вәкилләренә үзләренең яңа  заманча технологияләрен тәкъдим итәчәк.

Startup Tour җиңүчесе 300 000 сумга ия булачак,  финалга үтүчеләр Мәскәүдә иң масштаблы стартап-конференциядә катнаша алачак.



Катнашу бушлай, әмма алдан теркәлү  сорала. Өстәмә мәгълүматны 8(8552) 40-91-55 телефоны яки Farida.Muraveva@tatar.ru. адресы буенча белешергә мөмкин.

Startup Tour 8 ел эшләү дәверендә перспективалы  технологик компанияләрне ачыклауга, яңа стартап-командаларның компетенцияләрен үстерүгә һәм Россиядә инновацияле технологик эшкуарлыкны популярлаштыруга юнәлдерелгән иң масштаблы федераль проект исемен яулады. Проектта 70тән артык шәһәр катнашты, 60 меңнән артык кеше белем бирү программаларын тыңлады, 13 меңгә якын технологик проект конкурста катнашу өчен теркәлде. 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*