Рус Тат
Түбәнкамалыларны 2020 елда төзекләндерү өчен иҗтимагый киңлекләр сайлауда катнашырга чакыралар
Җәмгыять
  • 20 Март 2019 - 14:22
  • Караулар: 112
Татарстанда 2020 елда «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» программасы кысаларында төзекләндереләчәк парклар, скверлар, урамнар һәм яр буйларын сайлау буенча тавыш бирү башланды. Сораштыру дәүләт хезмәтләре порталында бара. 

Әйтик, бүгенге көндә, түбәнкамалылар фикеренчә, Бакый Урманче һәм Химиклар проспектына ремонт кирәк, шулай ук шәһәрнең яңа микрорайоннарында парклар төзү зарур.

Районнар һәм объектларның тулы исемлеге белән 15 апрельгә кадәр барачак сораштыру битендә танышырга мөмкин. Һәркем берничә вариант сайлый ала, шул исәптән үзе дә тәкъдимнәрен кертергә хокуклы.

Билгеле булганча, узган ел әлеге программа нигезендә Түбән Камада «Veliki» паркы һәм Кама яр буе төзекләндерелде.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*