Рус Тат
Түбән Камада өлкән буын вәкилләренә ярдәм йөзеннән, "Игелек кәрзине" акциясе оештырыла
Җәмгыять
  • 19 Март 2019 - 15:30
  • Караулар: 91
Түбән Каманың "Нижнекамская правда" газетасы  "Игелек кәрзине" акциясен башлап җибәрә.

Акциянең максаты - ялгыз яшәүче әби-бабайларга җәмәгатьчелек игътибарын юнәлтү, өлкәннәргә матди һәм рухи ярдәм күрсәтү. 

Акциядә катнашу өчен, өлкән яшьтәге ялгыз кешеләргә  бүләкләр әзерләп, редакциягә китерергә кирәк. Азык-төлек тә, көнкүреш куллану товарлары да кабул ителә. "Нижнекамская правда" газетасы хезмәткәрләре "Шәфкатьлелек" үзәгеннән алынган исемлек нигезендә, әлеге күчтәнәчләрне ияләренә илтеп тапшырачак. 

Бүләкләр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Химиклар пр., 64а, НТР бинасы (1нче кат). 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*