Рус Тат
Түбән Камада Бакый Урманче урамын төзекләндерү мәсьәләсе буенча җәмәгать тыңлаулары үтте
Җәмгыять
  • 19 Март 2019 - 08:05
  • Караулар: 54
Түбән Каманың 29нчы урта мәктәбендә шәһәрдә  Бакый Урманче урамын реконструкцияләү мәсьәләсе буенча проект семинары узды. Очрашуда катнашучылар төркемнәргә бүленеп, әлеге урамны заманча төзекләндерү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар, үз теләкләрен җиткерделәр.

Проект «Уңайлы мохит» федераль программасы һәм «Минем шәһәремнең урамнары» муниципаль программасы кысаларында тормышка ашырыла. Җәмәгать тыңлауларында  быел яңартылачак урамның  проектын тәкъдим иттеләр, шулай ук һәр катнашучыга Бакый Урманче урамын төзекләндерү мәсьәләсе буенча үз фикерен белдерү мөмкинлеге дә тудырылды. 


Очрашуны шәһәр мэры Айдар Метшин ачты. "Хәтерлисездер, узган ел без территориядә кайсы иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү кирәклеге турында халык арасында сораштыру үткәрдек. Шул рәвешле, төзекләндерү таләп ителүче беренче иҗтимагый киңлек  Җиңү Монументы булса, икенчесе Бакый Урманче урамы булды", - диде Айдар Метшин.



Семинарда катнашучылар  әлеге урамда Бакый Урманчега һәйкәл кую, җәяүлеләр юлы кырыена  төрле сыннар урнаштыру теләген белдерделәр. Шулай ук биредә  дендрарий  һәм Альп  тауларына охшаш итеп бизәлгән ял  итү урыны булдыру да каралды. "Надежда" үзәге директоры мөмкинлекләре чикле балалар өчен уңайлыклар тудыру мәсьәләсен  күтәреп чыкты. Түбәнкамалыларны шулай ук урамнарны яктырту, машина кую урыннары аз булу мәсьәләсе дә борчый.

Түбән Кама архитекторы Эмиль Сираҗетдинов әйтеп узганча, шәһәрнең үзәгендә урнашкан  Бакый Урманче урамы  төзекләндерелгән "Гаилә" паркы һәм Лемаев мәйданына  тоташа. Бу туристлар өчен маршрутны да үз эченә ала. Урамның буеннан-буена күренекле рәссам һәм сынчы турында мәгълүмат урнаштырылып, тематик мәйданчыклар булдыру күздә тотыла.

Семинарда  катнашучылар тәкъдим иткән барлык фикерләр өйрәнелеп,  профессиональ дизайнерлар һәм архитекторлар тарафыннан исәпкә алыначак. Бакый Урманче урамын реконструкцияләү эшләренең беренче этабы 2019 елда башланачак.



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*