Рус Тат
Аерым ташламаларга ия гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча кабул итү узачак
Җәмгыять
  • 18 Март 2019 - 16:11
  • Караулар: 51
21 март көнне  15.00 -17.00 сәгатьләрдә  төбәкнең  җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә (Казан шәһәре) Татарстан Республикасында аерым ташламаларга ия  гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча кабул итү уза.

Кабул итүдә халык сорауларына Татарстан Республикасында "Россия Пенсионерлар берлеге" идарәсе рәисе Любовь Мишина, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасарлары һәм Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе җавап бирә.

Алдан язылып кую 19 мартка кадәр 41-71-95 телефоны буенча алып барыла.

Ә киләсе атнада, 26 мартта, 10.00 - 13.00 сәгатьләрдә шул ук мәсьәләләр буенча ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова кабул итәчәк.

Кабул итүгә алдан язылу 20 мартка кадәр 41-71-95 телефоны буенча алып барыла.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*