Рус Тат
Түбән Камада 63нче яшендә легендар журналист Галина Бортникова вафат булды
Җәмгыять
  • 15 Март 2019 - 13:53
  • Караулар: 127
Бүген  63нче яшендә Түбән Каманың легендар журналисты Галина Бортникова вафат булды.

Ул 30 елдан артык «Ленинская правда» (хәзерге «Нижнекамская правда») газетасында эшләде. 1999-2011 елларда басманың баш мөхәррире булып торды.

Галина Ивановнаның дөньядан китүе аны белгән һәркем өчен зур югалту,  әле гыйнвар аенда гына  ул элеккеге хезмәттәшләре белән берлектә район архивында  Түбән Каманың  беренче газеталарын цифрлы форматка күчерү эшендә катнашып, әлеге вакыйгага нык шатлануын, тарихи мирасыбыз булган басма матбугатны бу рәвешле саклап калу мөмкинлеге тудырылуына сөенечен белдергән иде.

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы, Түбән Кама Мэры Айдар Метшин, Түбән Кама муниципаль районы Советы, Түбән Кама шәһәр Советы, Түбән Кама шәһәре ветераннары, хезмәттәшләре һәм якыннары Галина Ивановнаның туганнарының авыр кайгысын уртаклаша.

Хушлашу мәрасиме 16 март көнне 9:00 сәгатьтә  Менделеев урамы, 46а адресы буенча узачак.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*