Рус Тат
6 Апрель 2019
18:00 - 20:00
11 көн калды
30 Март 2019
12:00 - 13:00
4 көн калды
Прокурор аңлатма бирә: эшкә урнашканда хезмәт килешүен ничек төзергә
Җәмгыять
  • 15 Март 2019 - 08:09
  • Караулар: 24
"Прокурор аңлатма бирә" рубрикасын дәвам итеп, эш бирүчеләрнең хезмәткәрләр белән килешү төзегәндә, ни өчен подряд килешүе төзергә омтылуы хакында сөйләшербез. 

Килешүләрнең, беренче чиратта, нинди максаттан төзелгән булулары хакында белергә кирәк. Подряд килешүе эшне башкару өчен түгел, ә заказ бирүчегә тапшырылачак билгеле бер нәтиҗә алу өчен төзелә. 



Персоналны эшкә алу чыгымнарын (эшчеләрне бәхетсезлек очракларыннан социаль иминиятләштерүгә кертемнәр түләү, авырган вакытта акча түләү, эшчеләргә отпуск ялына китү, эштән чыгару яисә кыскарту буенча законнарда каралган гарантияләрне бирү) кыскарту максатында, эшкә алучылар хезмәткәрләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен “яшерә” торган подряд килешүләрен төзергә омтылалар. Андый килешүләрне төзегән вакытта хезмәткәрләр РФ Хезмәт кодексында каралган үзләренә тиешле хокукый яклаудан мәхрүм ителгәнлекләрен аңламыйлар. 



Эшкә урнашканда һәрвакыт хезмәт килешүе төзергә кирәк. Эш бирүче бер килешүне икенчесенә алыштыра алмый, бу закон нигезендә тыелган. Килешүне алыштырган өчен аны штрафка тартырга мөмкиннәр. Түбән Кама прокуроры ярдәмчесе Ренал Гәрәев әйтеп узганча, вазыйфаи затлар өчен штраф - 10 меңнән 20 меңгә кадәр, юридик затлар өчен 50 меңнән 100 мең сумга кадәр тәшкил итә.



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*