Рус Тат
Бу атна ахырында Түбән Камада чаңгы ярышлары үтәчәк
Җәмгыять
  • 13 Март 2019 - 11:04
  • Караулар: 106
16 март көнне 10:00 сәгатьтә җитәкчеләр арасында «Алмаш» укыту-тренировкалар ясау  базасында  «Нижнекамскнефтехим» призына чаңгы ярышы оештырыла.  Быелгы ярыш предприятиенең беренче җитәкчесе Николай Лемаевның 90 яшьлегенә багышланган.

Ярышта катнашучы хатын-кыз җитәкчеләр -   2 км, ир-атлар 3 км ераклыкка узышачак. 

17 март көнне исә 10, 20 һәм 30 км дистанцияләргә  ел саен уздырыла торган чаңгы марафоны үтә. Җиңүчеләр медальләр, грамоталар һәм акчалата призлар белән бүләкләнәчәк. 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*