Рус Тат
Түбән Камада яман шеш авыруыннан дәваланучылар өчен "Без бергә" хәйрия оешмасы эшли
Җәмгыять
  • 13 Март 2019 - 09:46
  • Караулар: 91
«Мы вместе/Без бергә» республика проекты кысаларында Түбән Камада яман шеш авыруыннан дәваланучылар өчен хәйрия  концерты  оештырылды. Концертта җирле "Илһам" ансамбле җырчылары чыгыш ясады.



«Мы вместе/Без бергә» җирле оешмасы җитәкчесе Елена Мусаева әйтеп узганча, әлеге берләшмә яман шештән дәваланучыларга социаль һәм рухи ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылган. Бүген оешмада 100гә якын кеше исәпләнә. Алар өчен аена бер тапкыр төрле белгечлектәге табиблар тарафыннан лекцияләр уздырыла.

Күптән түгел Тукай исемендәге үзәк китапханәдә кул эшләренә өйрәтүче остаханә эшли башлаган. Моннан тыш, оешма вәкилләре бергәләп бассейнга йөриләр, йога, трайбл белән шөгыльләнәләр. "Мондый шөгыльләрдән соң аларның кәефләре күтәрелүен, позитиврак булуларын күрәм", -ди җитәкче.

Тулырак мәгълүмат алу өчен телефон: 8-917-260-55-83.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*