Рус Тат
6 Апрель 2019
18:00 - 20:00
11 көн калды
30 Март 2019
12:00 - 13:00
4 көн калды
Түбән Камада өлкән буын вәкилләре арасында сәламәт яшәү рәвеше алып баруга багышланган махсус курслар узды
Җәмгыять
  • 13 Март 2019 - 09:16
  • Караулар: 37
Түбән Камада Өченче буын университеты студентлары өчен «Медицина белеме нигезләре» дигән лекцияләр циклы узды.

Өлкән буын вәкилләре өчен лекцияләр 18 октябрьдә башланган иде, бу вакыт эчендә шәһәрнең 11 медицина учреждениесеннән 33 табиб 44 дәрес үткәрде. Төрле белгечлектәге табиблар - окулист, онколог, кардиолог, эндокринолог, гериатр, эпидемиолог, инфекционист, стоматолог, психотерапевт, гинеколог, фтизиатр, травматолог, педиатр, медицина көллияте укытучылары өлкәннәрне үз сәламәтлекләрен  кайгырту һәм ныгыту алымнары, профилактика чаралары, дәвалау гимнастикасы белән таныштырдылар. 

Соңгы дәрестә ашыгыч медицина ярдәме станциясе эше турында  фельдшер Ольга Михайловская чыгыш ясады. Үзенең төп эшеннән тыш, ул инде 17 ел буш вакытларында начар ишетүче балаларны биергә өйрәтә.



Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Венера Рәхимова әйтеп узганча, курслар, сәламәтлекләре кинәт начараеп,  авыр хәлгә тарыган очракта, өлкән кешеләргә үз-үзләрен ничек тотарга һәм нинди чаралар күрергә кирәклеген өйрәтүгә юнәлдерелгән иде. 

Киләсе курсларга язылу сентябрь аенда педагогика көллиятендә оештырыла.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*