Рус Тат
"Премьер-Министр" төркеме Түбән Кама хатын-кызларын "Ай былбылым" җыры белән котлады
Җәмгыять
  • 12 Март 2019 - 16:06
  • Караулар: 144
Халыкара хатын-кызлар көнендә Түбән Каманың гүзәл затларын котларга "Премьер-Министр" төркеме җырчылары ("Группа ПМ") килде.

"Премьер-Министр" төркеме чыгышы Түбән Кама гүзәл затлары өчен көтелмәгән бүләк булды. Алар үз хитларыннан тыш, солистларның берсе Марат Чанышев үтенече буенча (бу җырны аңа кайчандыр әнисе җырлаган булган), татар халкының  "Ай былбылым" җырын башкарып, тамашачыны таң калдырды.  

Концертта шулай ук Түбән Кама, Казан җырчылары да чыгыш ясады. 



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*