Рус Тат
Разил Вәлиев район депутатларына: "Документлар архивларга вакытында тапшырылсын өчен, кулыгыздан килгән барлык чараларны күрүегезне сорыйбыз”.
Җәмгыять
  • 16 Март 2019 - 08:38
  • Караулар: 71

Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев җитәкләгән комитетының утырышында район депутатларыннан архивлар буенча аңлатма эшләрен алып баруларын сорады. Бу хакта "Татар-информ" МА сайтында хәбәр ителә.

“Халык әлегә чишелмәгән мәсьәләләр белән депутатларга килә. Әгәр ниндидер оешма үз вакытында документларны җыеп бармаса яки ябылганнан соң хезмәткәрләрнең шәхси документларын архивка тапшырмаса, бу ахыр чиктә аерым кешеләр язмышына фаҗига булып әверелә. Моның тарих өчен зур югалту булырга мөмкин икәнлеген әйтеп тә тормыйм”, - диде депутат.

“Пенсиягә чыкканда архивта күп кенә документлары булмау сәбәпле эш стажларын раслый алмыйча интегүчеләр ярдәм сорап депутатларга килә. Әмма инде эш узган, калган эшкә кар яуган була, шуңа күрә бу эшне сезгә, район депутларына да контрольгә алырга кирәк. Сез үз җирегездәге оешмаларның җитәкчеләрен күп очракта беләсез. Оешма ябыла калса, бу турыда тиз мәгълүм була.

Муниципаль архивлар белән берлектә оешма җитәкчеләренә аңлатма эшләрен алып баруыгызны, бу мәсьәләне даими рәвештә күз алдында тотуыгызны, документлар архивларга вакытында тапшырылсын өчен, кулыгыздан килгән барлык чараларны күрүегезне сорыйбыз”, - дип мөрәҗәгать итте район депутатларына Разил Вәлиев.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*