Рус Тат
Юбилярларны хөрмәтләп
Җәмгыять
  • 11 Март 2019 - 16:15
  • Караулар: 82
Ике шәһәрдәшебез  үзләренең 90 яшьлек гомер бәйрәмнәрен каршылады. Туганнары белән берлектә җирле хакимият вәкилләре һәм  социаль хезмәткәрләр аларны юбилейлары белән котлап, РФ Президенты Владимир Путинның тәбрикләү хатын һәм хакимият исеменнән истәлеккә бүләк тапшырдылар.



Раиса Кудрина Яр Чаллыда туа. Сугыш елларында  текстиль фабрикасында эшли. "Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен" медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Тыныч тормышта Түбән Камада җылылык-электр үзәгендә эшли. Аның ике кызы, оныклары бар.



Таифә Гыйльфанова тумышы белән Менделеевск районыннан. Сугыш елларында колхозда төрле эштә эшли. Пенсиягә чыкканчы, хәрби заводта хезмәт куя. "Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен" медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*