Рус Тат
"Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсы җиңүчеләре арасында түбәнкамалылар да бар
Җәмгыять
  • 11 Март 2019 - 14:00
  • Караулар: 75
7 март көнне  Казанда "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы"  республика конкурсына йомгак ясалды. Гадәттәгечә, конкурста түбәнкамалылар да катнашты. Билгеле булганча, район күләмендә сайлап алу бәйгесе Халык иҗаты йортында узды.

Быел "Ел хатын-кызы. Ел ир - аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсында катнашу өчен  Татарстанның барлык районнарыннан 600 гариза тапшырылган, 272 конкурсант зона турына узган, шуларның 138е республика этабында катнашкан. 7 март көнне бүләкләү тантанасында Татарстанның төрле районнарыннан меңнән артык кеше катнашты. Конкурс 10 номинация буенча үткәрелде.



Конкурс җиңүчеләре арасында якташларыбыз да бар.

"Хатын-кыз эшмәкәр"  исемен "Миңлебай"  сыр әзерләү проектына нигез салучы һәм аның хуҗасы Чулпан Галимхан кызы Миңнебаева яулады.

"Минем язмышым - минем һөнәрем" номинациясендә "Нижнекамскнефтехим"  АҖ инженер - технологы Елена Николаевна Ткачева һәм Түбән Кама шин заводы хезмәткәре Ольга Александровна Тарасова лауреат булдылар.

"Мәрхәмәтле йөрәкле ир-ат" номинациясендә Түбән Кама шәһәре һәм районы хәрби комиссары Фәрит Камбәр улы Миңгәрәев җиңүче булды.

Биш бала анасы, Түбән Кама җылылык-электр үзәге  хезмәткәре Татьяна Николаевна Моисеева "Ана-даны - Материнская слава" медале белән бүләкләнде.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*