Рус Тат
Түбән Кама хакимияте ир-атлары хезмәттәш хатын-кызларын "Су буйлап" җыры белән котлады
Җәмгыять
  • 07 Март 2019 - 13:04
  • Караулар: 207
Түбән Кама хакимияте ир-егетләре бүген хезмәттәш хатын-кызларын якынлашып килүче 8 Март бәйрәме белән котладылар. Ватанны саклаучылар көнендә хатын-кызлар аларны  грек стилендә  киенеп тәбрик иткән иделәр. Ир-атлар исә  татарча тематиканы сайлаганнар.

Түбән Кама хакимияте оркестры егерме биш курайчы һәм ике баянчыга кушылып,  «Су буйлап» халык җырын башкарды. Аннан соң Айдар Метшин һәм башка җитәкчеләр гүзәл затларга татар һәм рус телләрендә  шигъри тәбрикләүләр ирештерделәр.



Бәйрәмгә әзерлек ике атна дәвамында барган, репетицияләр балалар иҗаты сараенда үткән. 



Бәйрәм чыгышы Түбән Кама мэры Айдар Метшин, Түбән Кама муниципаль район Советы аппарат җитәкчесе Артур Сафин, Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Радик Хаҗиев һәм Ленар Әхмәтовлар  башкаруында  Филипп Киркоровның «Пусть миром правит любовь» җыры белән тәмамланды. 




Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*