Рус Тат
6 Апрель 2019
18:00 - 20:00
11 көн калды
30 Март 2019
12:00 - 13:00
4 көн калды
Түбән Камада "Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, - шушы булыр иң зур бүләгең" конкурсы бара
Җәмгыять
  • 08 Март 2019 - 13:48
  • Караулар: 40
Хөрмәтле түбәнкамалылар! Сезне Габдулла Тукайның 133 еллыгына багышланган "Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, - шушы булыр иң зур бүләгең" муниципаль сәнгатьле уку конкурсында катнашырга чакырабыз. 

Конкурс 1 марттан 26 мартка кадәр дәвам итә. Бəйгенең беренче этабы балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, урта һәм югары уку йортларында, оешмаларда үткәрелә. Икенче этап яшь үзенчәлекләре буенча 5 номинациягә бүленә: мəктәпкәчә яшьтәге балалар, башлангыч сыйныф укучылары , 5нче сыйныфтан алып 8нче сыйныфка кадәр, 9нчы сыйныфтан 20 яшькә кадәр һәм 20 яшьтəн өлкәнрәкләр өчен.

Икенче этапның үткəрелү вакыты һəм урыны: 

18 март – 9.00 сәг. – I номинация - «Апуш» балалар китапханәсе (Тукай ур., 31нче йорт): 

19 март - 9.00 сәг. –II номинация -«Апуш» балалар китапханәсе (Тукай ур., 31нче йорт): 

20 март – 9.00 сәг. –III номинация - «Ковер» яшьләр инициативалары үзәге (Мәктәп бульвары, 7/2) 

21 март - 9.00 сәг.– IV номинация - «Ковер» яшьләр инициативалары үзәге (Мәктәп бульвары, 7/2) 

22 март – 9.00 сәг. – V номинация - Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә (Тукай ур., 31нче йорт) 

3нче этап - җинүчелəрне билгеләү. Ул 26 мартта 10. 00 сәгатьтә Тукай исемендəге үзəк китапханəдə уза. Жиңүчелəрне бүлəклəү 26 апрель көнне Габдулла Тукай һəйкəле янында шигърият бəйрəмендə булачак. 

Гаризаларны үзəк китапханəнең идарə органына алып килергə яки Nk.MO@tatar.ru  электрон адресы аша җибəрергə мөмкин. Бəйгенең икенче этабына чыккан конкурсантлардан 100 сум түлəү сорала. 

Белешү өчен телефон: 39-94-83.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*