Рус Тат
Түбән Камада иясез хайваннарны яклап, хәйрия концерты оештырылды
Җәмгыять
  • 25 Февраль 2019 - 13:45
  • Караулар: 117
"Түбән Камада чиста булачак" яшьләр хәрәкәте иясез хайваннарны яклау йөзеннән хәйрия концерты оештырды.

Бәйрәмгә килгән ата-аналарны һәм балаларны зур курчаклар-аниматорлар сәламләде. Түбән Кама җирле артистлары үз программасын тәкъдим итте, модельләр мәктәбе  укучылары яңа коллекцияләреннән киемнәр күрсәтте, биредә үк остаханәләр дә эшләде. Балалар төрле бәйгеләрдә катнашып, истәлеккә бүләкләр дә алдылар.

Хәйрия концертыннан 4 мең сумнан артыграк акча җыелды. Биредә үк иясез этләрнең фотолары урнаштырылган күргәзмә дә эшләде, теләге булган түбәнкамалылар өчен  әлеге этләрне үзләренә алу турында сөйләшүләр дә алып барылды. 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*