ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
20 Октябрь 2019
19:00 - 21:00
4 көн калды
19 Октябрь 2019
13:00 - 14:00
3 көн калды
Разил Вәлиев: "Дәүләт - туган телне саклау чарасы ул".
Җәмгыять
  • 02 Март 2019 - 12:59
  • Караулар: 188

Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев дәүләтне туган телне саклаучы чара дип саный. Бу фикерен ул “Татар-информ”  хәбәрчесенә Габдулла Тукай музеенда Халыкара туган тел көненә багышланган "И, туган тел" дип аталган әдәби-музыкаль кичә вакытында  әйтте. 

“Туган телне саклау чарасы ул – дәүләт. Бу - бер. Икенчесе - гаиләдә ата-ана, әби-бабай үзләренең балалары белән, оныклары белән татар телендә аралашырга тиеш. Шул ике төп нәрсә - гаилә һәм мәктәп. Мәктәп инде дәүләтнеке. Менә шушы ике нәрсәне без туган телне өйрәнү өчен, туган телне мәңгеләштерү өчен файдалана алсак, тел юкка чыкмас”, - диде Разил Вәлиев.

“Мәктәп ул дәүләтнеке. Балаларга, укучыларга, студентларга туган телне өйрәнү өчен фәннәр татар телендә укытылырга тиеш”, - диде ул.

Шагыйрь үзе өчен туган телнең нәрсә аңлатканын да әйтте. "Минем өчен туган тел - һәммәсе: минем уйлый торган телем, минем фикерли торган телем, сөйләшә торган телем, аралаша торган телем, гомумән, дөньяны танып белгән телем", - ди шагыйрь. 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*