Рус Тат
6 Апрель 2019
18:00 - 20:00
11 көн калды
30 Март 2019
12:00 - 13:00
4 көн калды
Айдар Метшин: "Без - Бөек Җиңү варислары өчен, сезнең Ватанга фидакарь хезмәт итүегез - ныклык, батырлык һәм каһарманлык үрнәге".
Җәмгыять
  • 23 Февраль 2019 - 07:11
  • Караулар: 55

Кадерле Ватанны саклаучылар!

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы, Кораллы көчләр ветераннары,

сугышчы-интернационалистлар,

булачак сакчылар!

Сезне барыбыз өчен дә әһәмиятле бәйрәм – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан котлыйм!

23 февраль көнне без һәрвакыт Россия хәрбиләренә – Ватаныбызны саклаган һәм бүгенге көндә саклаучыларга хөрмәт һәм рәхмәт сүзләребезне белдерәбез.

Бу бәйрәм көнендә без иң кайнар котлауларыбызны, беренче чиратта, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, үз гомерләрен аямый, көрәшкә күтәрелүчеләргә, алны-ялны белми тырышлык куйган тыл хезмәтчәннәренә, фронтовикларга алмашка килеп, озак еллар туган якларыннан еракта хәрби хезмәт үтүчеләргә җиткерәбез. Без - Бөек Җиңү варислары өчен, сезнең Ватанга фидакарь хезмәт итүегез – ныклык, батырлык һәм каһарманлык үрнәге.

Бүген без локаль конфликтлар, Кораллы көчләр ветераннарына, запастагы солдатларга һәм офицерларга, бу бәйрәм көнендә илнең оборона сәләтен ныгытып, үзләренең хәрби бурычларын үтәүчеләргә рәхмәтебезне белдерәбез.

Кадерле дуслар!

Без сезнең белән тыныч вакытта яшибез - хыялланабыз, тормышыбызны тагын да яхшырту өчен хезмәт итәбез! Кыенлыклардан курыкмыйча, һәрвакыт туганнарына һәм якыннарына таяныч булырдай, аларны сакларга әзер чын ир-атлар, Ватанны саклаучылар булганда, һәрвакыт шулай дәвам итәр! Туган илебезне саклаучылар һәм саклауны дәвам итүчеләргә, Ватаныбызның булачак сакчыларына – барысына да сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек телим!

 

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,

Түбән Кама Мэры

Айдар Метшин

 

 

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*