Рус Тат
14 февральдә шәһәр урамнары буйлап үзенчәлекле трамвай йөриячәк
Җәмгыять
  • 12 Февраль 2019 - 14:51
  • Караулар: 68
14 февраль - Гашыйклар көнендә Түбән Кама урамнары буйлап  "романтик" трамвай йөриячәк. Акцияне,  гадәттәгечә,  яшүсмерләр клублары һәм шәһәр электр транспорты предприятиесе үткәрә.

 Тематик бизәлгән 2нче маршрут трамвае көндезге икедә кузгала. Балалар, бәйрәм белән котлап, тукталышларда пассажирларга үз куллары белән эшләнгән "йөрәкләр" таратачак, вагонда фотога төшү өчен махсус урын булдырылачак; түбәнкамалылар  шулай ук "Көйне таны!" уенында катнаша, мәхәббәт турында шигырьләр тыңлый һәм хәтта  битләренә рәсемнәр дә ясата алачак. 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*