Рус Тат
15 Май 2019
19:00 - 20:30
19 көн калды
Түбәнкамалылар хаҗ сәфәренә әзерләнә
Җәмгыять
  • 12 Февраль 2019 - 11:03
  • Караулар: 50
Түбән Камага "ТР МДН Хаҗ " директоры урынбасары Илдус Сабитов килде. Ул  Түбән Камада дин әһелләре белән очрашып, хаҗ  сәфәренә җыенучы мөселманнар өчен кирәкле мәгълүматны җиткерде. 

Быел хаҗ җәйгә туры килә, ләкин анда барырга теләк белдерүчеләр  әзерлек эшләрен инде хәзердән үк башларга тиеш. Илдус хәзрәт әйтеп узганча, хаҗ кылуның аерым кагыйдәләре бар, аларны һәр мөселман кешесе белергә һәм төгәл үтәргә бурычлы. 

Узган ел  "ТР МДН Хаҗ"  компаниясе аша  1700 мөселман хаҗ сәфәре кылган.  Түбән Камадан ел саен Мәккәгә 100дән артык кеше китә. Хаҗга барып кайтуның гомуми бәясе транспорт төре, кунакханәнең уңайлылыгы, аның төп мәчетләрдән нинди ераклыкта урнашуы, яшәү вакыты һәм туклану мәсьәләләреннән чыгып исәпләнә.  Шуңа күрә сәфәрнең бәясе 170 мең сумнан 245 мең сумга кадәр тәшкил итә. 

Тәрәзәсеннән Кәгъбәтулла күренеп торучы кунакханәләрдә яшәргә теләүчеләр өчен аерым бәяләр каралган, барлык мәгълүматны интернеттан табарга  яки 8 (8555) 36-07-36 телефонына шалтыратып  белешергә була. 


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*