Рус Тат
Түбән Кама муниципаль районында 80 меңнән артык пенсионер яши
Җәмгыять
  • 12 Февраль 2019 - 11:08
  • Караулар: 85
2011 елдан Түбән Кама муниципаль районында пенсионерлар саны 67,5 меңнән 80,5 меңгә кадәр җитте һәм хәзер шәһәр һәм район халкының өчтән берен тәшкил итә, дип җиткерде район җитәкчеләренең дүшәмбе киңәшмәсендә  Россия пенсия фондының җирле идарәсе башлыгы Лариса Семенова. Шул ук вакытта 21 меңнән артык пенсионер  әле бүген дә төрле өлкәләрдә эшләвен дәвам итә.

2018 елның 1 августына иминият пенсияләренең уртача күләме 14007, 23 сум тәшкил иткән, бу узган ел белән чагыштырганда уртача 460 сумга күбрәк. 1 апрельдән пенсияне  индексацияләү, ә августта эшләүче пенсионерларның пенсиясен яңадан исәпләү бурычы тора, дип хәбәр итте җитәкче. 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*