Рус Тат
6 Апрель 2019
18:00 - 20:00
11 көн калды
30 Март 2019
12:00 - 13:00
4 көн калды
Һәлак булган сугышчы-интернационалчыларның әти-әниләре һәм тол калган хатыннары Түбән Кама җитәкчелеге белән очрашты
Җәмгыять
  • 11 Февраль 2019 - 17:33
  • Караулар: 31
Түбән Камада шәһәр җитәкчелегенең Әфганстанда һәм Төньяк Кавказда хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган солдатларның ата-аналары һәм тол хатыннары белән  очрашуы булып узды.

Билгеле булганча, быел 15 февральдә Россиядә  совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр. Хәзерге вакытта муниципаль районда Әфганстанда һәлак булган хәрби хәрәкәт ветераннарының 11 ата-анасы һәм 2 тол хатыны, шулай ук балалары Төньяк Кавказда һәлак булган 25 ата-ана яши.

Очрашу Татарстан кадет корпусында узды. Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары, «Түбән Кама хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Эльвира Долотказина шәһәр җитәкчелеге һәм  Түбән Кама муниципаль районы башлыгы исеменнән очрашуга килгән һәркемгә аларның туганнарының кылган батырлыклары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.




Һәлак булучыларның ата-аналары белән эшләү берьюлы берничә юнәлештә алып барыла. Сәламәтлек саклау идарәсе  барлык ата-аналар өчен сәламәтлек үзәгендә өстәмә профилактик чаралар оештыра. Шәһәр  предприятиеләре соңгы вакытта «Корабельная роща» һәм «Шифалы» шифаханәләренә 18 юллама бүлеп биргәннәр. Моннан тыш, ялны «Шәфкатьлелек» үзәге базасында да оештыру планлаштырыла. Ел дәвамында республиканың  тарихи урыннары буйлап сәфәрләр оештырыла. Узган елның май аеннан  һөнәри белем бирү учреждениеләрен һәлак булган 28 кешенең каберен карап, чистартып тору өчен беркеткәннәр. 

Очрашу кысаларында катнашучылар алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре турында да фикер алыштылар. Һәлак булучыларның аналары  сугышчы-интернационалчылар истәлегенә куелган монументны яңартулары өчен  шәһәр җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре җиткерделәр.



Очрашуда хәл итәсе  мәсьәләләр дә күтәрелде. Шуларның берсе - «Әфган солдатлары» ансамбленең бинасы булмау. Эльвира Долотказина мәсьәләне шәхси контрольгә алырга һәм якын арада иҗат коллективына репетицияләр һәм концертларга әзерлек өчен аерым бүлмә бүлеп бирүгә ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте.

Очрашуда алда торган истәлекле чаралар турында да сөйләштеләр. Инде бүген, 11 февральдә,  әфганчыларның  ата-аналары һәм ветераннар Халык авыз иҗаты йортында   зур концертта очрашачаклар, ә 15 февральдә барысы да сугышчы-интернационалчылар монументы янында җыелачак, анда совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан гомумшәһәр митингы узачак.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*