Рус Тат
Түбән Камада герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган чаралар узачак
Җәмгыять
  • 11 Февраль 2019 - 14:47
  • Караулар: 36
15 февраль - герой  шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Татар халкының данлы улының туган көне уңаеннан, ил буйлап аны искә алу чаралары уздырыла. 

Түбән Камада әлеге истәлекле дата уңаеннан 11.00 сәгатьтә барлык китапханәләрдә "Җәлил укулары" башлана.

13.00 сәгатьтә  җәмәгатьчелек Халык иҗаты йорты каршында Муса Җәлил һәйкәле янына "Гасырларга калсын гомер юлы" дип исемләнгән шигъри митингка җыелачак. 

15.00 сәгатьтә искә алу чаралары "Барс-1" сәүдә үзәгендә дәвам итәчәк. Биредә Түбән Кама яшьләре "Кызыл ромашка"  күмәк тамашасын тәкъдим итә. 

Моннан тыш, бу көнне Түбән Каманың барлык мәгариф, мәдәният учреждениеләрендә, җәмәгать оешмаларында  герой  шагыйрьне искә алу чаралары үтәчәк. 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*