Рус Тат
28 Июль 2019
16:00 - 18:00
7 көн калды
Түбән Камада татар авыллары тарихын ѳйрәнүчеләрнең үз җәмгыяте эшли
Җәмгыять
  • 10 Февраль 2019 - 14:06
  • Караулар: 67

Бѳтендѳнья Татар конгрессының җирле  бүлекчәсе каршында Түбән Кама татар авыллары тарихын ѳйрәнүчеләр җәмгыяте  оешты. Айдар Хәмзин җитәкләгән әлеге җәмгыять үз алдына Түбән Кама районында урнашкан авылларның тарихын ѳйрәнү, язу, милли йолаларны, гореф-гадәтләрне һәм рухи кыйммәтләрне саклау һәм үстерү максатын куя.

Җәмгыять әгъзалары эзләнү-тикшеренү эшләре алып бару, архив материалларын өйрәнү һәм аларны җәмәгатьчелеккә тарату кебек төп эшләреннән тыш, район һәм шәһәр күләмендә күп кенә иҗтимагый-агарту эшләрендә дә катнашалар, республика күләмендә узучы фәнни-гамәли конференцияләрдә, түгәрәк өстәлләрдә, җыеннарда чыгыш ясыйлар, яшь буынны төбәк тарихы белән таныштыруда һәм аны өйрәнүгә этәргеч бирүдә зур эш башкаралар.

Төбәк тарихын өйрәнү һәм шәҗәрәләр төзү белән шөгыльләнүче Мансур Ганиев исеме һәркемгә яхшы таныш. Алар Альберт Саттаров белән берлектә җәмәгатьчелек һәм укучылар арасында тѳрле очрашулар уздыруга да зур әһәмият бирәләр. Әйтик, бүгенге көндә Түбән Кама хакимияте һәм мәгариф идарәсе белән берлектә үткәрелүче авыллар тарихына, шәҗәрәләргә, укытучылар династияләрен яктыртуга багышланган 1нче муниципаль конкурсның ике этабы узган. Хәзер 15 февраль көнне Иске Чишмә мәктәбендә үтәчәк йомгаклау этабына әзерлек эшләре бара. Моннан тыш, Мансур ага Түбән Кама архивына килеп, мәктәп укучыларын шәҗәрә төзү нечкәлекләренә дә өйрәтә. Вәсилә Исмәгыйлова татар халкының милли уеннарына, гореф-гадәтләренә багышланган чаралар үткәрә.

Җәмгыять Түбән Кама авыллары тарихын өйрәнеп, китап итеп бастыру эшендә дә актив эшчәнлек алып бара. Ноябрь аенда Фирая Моратованың «Мәңге җәшә, Келәтле» китабын тәкъдим итү кичәсе узган. Фирая ханым һәм Виктор Шадрин бүгенге кѳндә Колышчы авылы тарихы, Түбән Кама районының авыл кѳрәшчеләре турында китаплар язалар. Шәңгәлче һәм Балчыклы авылы тарихларын язу турында сѳйләшүләр алып барыла.

Түбән Кама татар авыллары тарихын ѳйрәнүчеләр җәмгыяте матбугат чаралары, музейлар, мәчетләр, мәктәпләр, китапханәләр белән дә хезмәттәшлек итә. Эшчәнлекләре «Татарстан – Яңа гасыр» каналының «Манзара» тапшыруында да яктыртылган. Җәмгыять әгъзалары әле күптән түгел генә Чаллыда узган Татар халкының үсеш стратегиясенә багышланган тѳбәк утырышында да катнашып, үз фикерләре белән уртаклашып кайтканнар.


 

 

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар